Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен интеллектуаль-уен дәрес узды. Аны "XXI гасыр әйдаманы" яшьләр иҗтимагый хәрәкәте активисты, "Лига настольных игр" социаль проекты җитәкчесе Алексей Кузнецов үткәрде.
Уен шартларында балалар үзләренең төркемендә эшләү талантларын күрсәтте һәм уен кагыйдәләре кысаларында гомуми нәтиҗәгә иреште.