ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы ТР Икътисад министрлыгы үткәргән грантлар һәм субсидияләр алуга бизнес-проектлар конкурсында җиңгән.
Бөтенроссия инвалидлар оешмасының  татар төбәк оешмасы, "РИТЭК" ААҖнең грантын тормышка ашыру уңаеннан,  физкультура-спорт эшенең иң яхшы постановкасына конкурс турында игълан итте. Бу бәйге районнар һәм шәһәрләрдәге инвалидлар оешмалары һәм "ТР инвалидлары спорт ассоциациясе"нең төбәк бүлекчәләре арасында уздырыла.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 
Шушы көннәрдә Чирмешән районының мактаулы гражданы Мария Смолина 90 яшьлеген билгеләп үткән. Ул 1998 нче елдан бирле "Доброе сердце" үзәге карамагында тора.
Балык Бистәсенең социаль яклау бүлеге  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле акцияләр уздыра, чараларда даими катнашып килә.
Хезмәт коллективларында очрашулар уздыру кысаларында Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре  пенсия законнарындагы яңалыклар турында сөйләү өчен Пенсия фонды белгече белән очрашу оештырганнар.
Бүген Менделеевскиның "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Масленица бәйрәмен уздырганнар.
Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казаннан волонтерлар булып киткән. Балалар үзләренең ял көннәрендә әби-бабайларга бәйрәм оештырырга булганнар: акварель белән рәсем ясау буенча мастер-класс уздырганнар һәм концерт куйганнар.
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган берничә чара узган.
Бүген, мәрхәмәт көне уңаеннан, Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Кызыклы әби" дигән чара уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International