Арчаның "Исток надежды" үзәгендә карамактагы гражданнарның аралашу сыйфатларын яхшырта торган чара уздырганнар

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бүген, мәрхәмәт көне уңаеннан, Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Кызыклы әби" дигән чара уздырганнар. Балаларга "мәрхәмәт" һәм "әдәплелек" сүзләренә аңлатма биргәннәр. Балалар исә үз чиратларында алдан өйрәнгән шигырьләрен сөйләгәннәр, бирелгән хәрефләрдән матур сүзләр төзегәннәр. Бәйрәмдә шулай ук вак моториканы үстерү, игътибарлылык, җитезлекне арттыруга уеннар тәкъдим ителгән.
Үзәк белгечләре билгеләгәнчә, мондый чаралар  балаларда аралашу сыйфатларын үстерәләр, уңай хисләр, кичерешләр тудыралар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International