Чирмешән районының мактаулы гражданы Мария Смолина 90 яшьлеген билгеләп үткән

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Чирмешән районының мактаулы гражданы Мария Смолина 90 яшьлеген билгеләп үткән. Ул 1998 нче елдан бирле "Доброе сердце" үзәге карамагында тора.
Үзенең тормыш юлында Мария Ивановна бик күпне күргән. Гаиләдә 5 бала булганнар. Яшь кыз көенчә  ул сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган. 3 ай комбайнчыга укып, басуда эшләгән, кыш көне солдатларга җибәрү өчен бәрәңге киптерүдә булган. Сугыш беткәч тә  торф чыгаруда эшләгән. Аннан соң 27 ел буе бала тудыру бүлегендә санитарка булып эшләгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International