Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы грантлар һәм субсидияләр алуга бизнес-проектлар конкурсында җиңгән

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы ТР Икътисад министрлыгы үткәргән грантлар һәм субсидияләр алуга бизнес-проектлар конкурсында җиңгән.
Аның "Хезмәт шатлыгы" дигән гаризасы Бөтенроссия сукырлар оешмасы татар төбәк оешмасының урыннардагы 16 оешмасында сукыр инвалидлар өчен махсус эш урыннарын җиһазлауны күздә тоткан. Бу гариза экспертларның уңай бәясенә лаек булган. Нәтиҗәдә, соралган сумманың яртысы - 313 мең сум акча бүленгән.   Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин сүзләренчә, бу акчаларга программаларны әйтеп торучы  8 системалы блок һәм монитор, 4 копир  алыначак. Тагын 4 копирны оешма үз акчаларына алырга җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International