Менделеевскиның "Өмет яры" үзәгендә Масленицаны бәйрәм иткәннәр

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бүген Менделеевскиның "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Масленица бәйрәмен уздырганнар. Тернәкләнү узучы өлкәннәр һәм инвалидлар әлеге бәйрәм тарихы, борынгы гореф-гадәтләр белән танышканнар. Масленица халык уеннары, җыр-биюләр, такмаклар, канат тартулар белән үрелеп барган. Кайнар беленнәрдән башка да булмаган. Чарада катнашучылар бик күп уңай кичерешләр, яхшы кәеф алып кайтканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International