ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

12 нче декабрьдән 14 нә чаклы Суздальда “Күпмилләтле Русиядә гаилә” дигән исемдә форум-фестиваль узды. Биредә Россия Федерациясенең 24 субъектыннан 420 кеше катнашкан. 

Шушы көннәрдә Казанда  “Олы йөрәкле кеше” дигән республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булып уды. Бу конкурс мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуга юнәлдерелгән. Бәйгене оештыручылар  - “Мәгарифтә шәфкатьлелек” хәйрия фонды һәм “ТИСБИ” идарә университеты.

“Әбиемнең җылы куллары” дигән проект кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагы гражданнар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән бергә  “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән спорт-куңел ачу чарасында катнашканнар. 
Алабуга психоневрология интернатына шушы көннәрдә Ижевск шәһәре циркы артистлары кунакка килгән. Иллюзионист чыгышын, хайваннар, акробатлар белән чыгышларны, клоун номерын һәркем зур кызыксыну белән караган. 
Тукай районы “Шәфкать”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары өчен семинар уздырылган. 

Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар “Мәскәү”  мәдәният һәм спорт үзәгенә барганнар. Биредә алар “Яңа ел фантазиясе” дигән республика акциясендә катнашканнар. 

Яр Чаллыда “Алга, спорт җиңүләренә таба!” дигән спартакиада булып узган. Биредә “Солнышко”, “Астра”, “Умырзая” тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International