Шушы көннәрдә Казанда “Олы йөрәкле кеше” дигән республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булып уды. Бу конкурс мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуга юнәлдерелгән. Бәйгене оештыручылар - “Мәгарифтә шәфкатьлелек” хәйрия фонды һәм “ТИСБИ” идарә университеты.
“Йөрәк кушуы буенча” дигән номинациядә Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтьянов җиңгән.
Социаль яклау бүлеге белгечләре сүзләренә караганда, Риф Газизҗанович ярдәме аркасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән анимация чаралары уздыру мөмкинлеге бар. Аның инициативасы белән Зәй районында даими рәвештә “Изгелек көне” дигән акцияләр, чаралар да үткәрелеп килә.