“Әбиемнең җылы куллары” дигән проект кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагы гражданнар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән бергә “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән спорт-куңел ачу чарасында катнашканнар. Ул Яшьләр иҗтимагый советы һәм “Волонтер” үзәге тарафыннан оештырылган.
Балалар һәм өлкәннәр, ике командага бүленеп, төрле спорт биремнәре үтәгәннәр. Аннан соң станцияләр буенча сәяхәт башланган. Һәр станциядә аларны әкияти геройлар көтеп торган.
Акция кысаларында командаларга бүләкләр тапшырганнар.