Татарстаннан Люлиннар гаиләсе “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” дигән династияләр конкурсында беренче урын яулады

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

12 нче декабрьдән 14 нә чаклы Суздальда “Күпмилләтле Русиядә гаилә” дигән исемдә форум-фестиваль узды. Биредә Россия Федерациясенең 24 субъектыннан 420 кеше катнашкан.

Форумның максаты гаилә, гаилә кыйммәтләрен, буыннан бәйләнешенә, гореф-гадәтләргә, Русия халыкларының мәдәни кыйммәтләренә  карата ихтирамны торгызу, этникара һәм  диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү аша халыкның бердәмлеген ныгытудан гыйбарәт.

Татарстан Республикасын форумда Алексеевск районыннан күпбалалы Люлиннар гаиләсе тәкъдим итте. Алар “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт” дигән династияләр конкурсында мактаулы беренче урынга лаек дип табылды.

Әниләре – Марина Анатолий кызы – математика укытучысы. Бу елны ул “ана даны” дәүләт бүләгенә лаек булган иде. Гаилә башлыгы Андрей Алексей улы Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы янгын-коткару бүлегендә машина йөртүче булып эшли.  Люлиннар инде 17 ел бергә яшиләр. Алар авылдашлары арасында гына түгел, районда да хөрмәт казанганнар. Мохтаҗ булган кешеләргә дә һәрчак ярдәм кулы сузалар.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International