Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия халыклары телләре көне узды.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова өлкәннәр белән символик телләр агачы төзеделәр. Аның ботакларында ил халыкларының төрле телләрендә тынычлык һәм игелек сүзләре язылган яфраклар җәелде. Бу иҗади шөгыль хәтер һәм куллар өчен бик яхшы күнегү генә түгел, ә һәр халыкның мәдәниятен һәм телен саклауның мөһимлеген дә искә төшерде.