Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү кысаларында даруханәдә булдылар.
Экскурсия барышында балалар фармацевт һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Аларга бу белгечлек химия, биология һәм математика өлкәсендә белем таләп итүен сөйләделәр.
Даруханә хезмәткәрләре медикаментлар саклауның ничек оештырылганын күрсәттеләр. Балалар белгечләр куллана торган җиһазларны, шул исәптән индивидуаль рецептлар буенча дарулар әзерләү өчен үлчәүләрне карадылар.
Экскурсия балаларда сәламәтлек мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга һәм сәламәтлек саклау системасында фармацевт ролен аңлауга ярдәм итте.