8 сентябрьдә Россиядә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Алабуга районының «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль җайлашу бүлеге тәрбиячеләре Лилия Кашапова һәм Гөлчәчәк Самойлова үткәргән тематик чара узды.
Очрашу барышында балалар туган телне саклауның мөһимлеге һәм буыннар арасындагы телләрнең роле турында белделәр. Татарстан Республикасының милли составына аерым игътибар бирелде.
Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрдә туган якның мәдәни мирасына карата ихтирам һәм кызыксыну уятуга ярдәм итә.