Халыкара хәйриячелек көне кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты Яр Чаллы хәйриячеләреннән мебель партиясе алды.
«Игелек көче» волонтерлык инициатив төркеме вәкилләре Зарина Тукаева һәм Тукай районы муниципаль депутаты Валерий Тигр учреждениегә 40 тумбочка тапшырдылар. Бу төркемнең беренче генә ярдәме түгел: элек 60 тумбочка, 40 урындык, печән чабу өчен триммер тапшырылган иде, шулай ук яшәүчеләр өчен бушлай чәч кисү оештырылды.
Кунаклар учреждение территориясен һәм яшәү шартларын карап чыктылар. Интернат-йорт директоры Илшат Гарифуллин хәйриячеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлекнең дәвам итүенә өмет белдерде.