«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр өчен редакциягә экскурсия оештырылды

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр район гәҗите редакциясендә булдылар.

Хезмәткәрләр кунакларны редакция бүлекләренә алып кереп, газетаның чираттагы санының ничек барлыкка килүен күрсәттеләр. Баш мөхәррир урынбасары газета битендә фотосурәтләрнең һәм материалларның ничек урнаштырылуын күрсәтте.

Редакциягә экскурсия истәлегенә балалар шәһәр сурәтләре төшерелгән наклейкалар алдылар. Татлы бүләкләр дә балаларның күңеленә хуш килде.

Чара һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International