Яр Чаллыда хәйрияче «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына азык-төлек җыелмаларын тапшырды. Үзләрен иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә көн саен кыенлыклар белән очрашкан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар күрсәткән ярдәм һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар битараф булмаган чаллылыга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.