Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты программасын гамәлгә ашырып, актив рәвештә озак гомерлелек идеясен хуплый. Программаны уңышлы тормышка ашыруның иң ачык мисалларының берсе – актив пенсионерлар өчен «Пульс» клубы.
«Пульс» клубы 25 елга якын Зәйнең иң энергияле һәм шат күңелле пенсионерларын берләштерә. Клубны оештыруның төп максаты өлкән буын гражданнарының гомер озынлыгын арттыру һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру, аларны актив интеллектуаль, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә ярдәм итү булды һәм шулай булып кала да.
Пенсиядән соңгы тормыш үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен зур перспективалар ача. «Пульс» клубы актив эшчәнлекне дәвам итүнең, үз-үзеңне үстерү белән шөгыльләнүнең һәм үзеңнең физик һәм рухи халәтең турында кайгыртуның мөһим үрнәге булып тора.