24 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар катнашында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды.
Чараның максатлары: бәйрәм кәефен булдыру, буыннар арасында элемтәне ныгыту.
Бәйрәм кичәсе әниләрнең казанышлары турында дулкынландыргыч сүзләр белән ачылды. Музыкаль озата бару астында әниләргә җылы мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерелде.
Социаль хезмәтләр алучылар бәйрәм конкурсларында актив катнаштылар, әниләре өчен яратып назлы сүзләрне санап чыктылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук җырлар яңгырады.
Чарада 49 кеше катнашты.