«Кайгырту» социаль приютында кунаклар чакырып бәйрәм уздырдылар

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

24 ноябрьдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Марина Анисимова бәйрәм программасы үткәрделәр. Чарага башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль яклау бүлеге начальнигы, дини конфессия вәкилләре һәм «көмеш» волонтерлар чакырылган иде.

Бина фойесында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен бәйрәм программасы күңелле конкурслардан торды, балалар шигырьләр сөйләде, уеннар уйнады, җырлар җырлады һәм биюләр башкарды. Шулай ук район администрациясе, социаль яклау, дини конфессияләр вәкилләре һәм волонтерлар барысын да бәйрәм белән котладылар.

Балалар яраткан әниләре һәм әбиләре белән үткәргән вакытларына бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International