2 декабрьдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне узачак

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы уза. Бу масштаблы чара, анда илнең барлык субъектлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша.

9 ноябрьдән күргәзмә-форумда Төбәкләр көннәре уза. Россия Федерациясе субъектлары үз эшчәнлекләренең иң яхшы нәтиҗәләрен тәкъдим итә, бөтен ил гражданнары теге яки бу төбәкнең нәрсә белән яшәвен һәм сулыш алуын күрә ала.

2 декабрьдә Татарстан Республикасы көне узачак. Республика өлкәннәрнең иҗади ялын оештыру тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк.

«Бүген илнең һәр өченче кешесе диярлек – өлкән яшьтәге граждан. Нәкъ менә шуңа күрә һәр ел саен өлкән буынның ничек яшәвен, аларның нинди мәнфәгатьләре булуын билгеләү өчен төрле социологик сораштырулар, мониторинглар үткәрелә», – дип сөйли Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Лаеклы ялга чыккач, күп кешеләр үзләрен төрле эшчәнлеккә багышлыйлар. Бу вакытта кеше инде эшкә йөрми, әмма әле көч һәм энергия белән тулы, моңа кадәр вакыт җитмәгән мәнфәгатьләр өчен мөмкинлекләр барлыкка килә. «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан республикада өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади ялын оештыру белән бәйле төп моментларны тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәгә килүчеләргә өлкән яшьтәге татарстанлыларның иҗади хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүче Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Ун елдан артык инде ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») Республика үзешчән башкаручылар фестивале уза, анда катнашучылар җырлыйлар, бииләр, шигырьләр укыйлар, халык, гамәли иҗат төрләре белән шөгыльләнәләр. Сүз уңаеннан, фестиваль лауреатлары «Россия» күргәзмә-форумы кунакларын да сөендерәчәк.

Иҗади караш белән параллель рәвештә ТР музейлары тәҗрибәсе дә күрсәтеләчәк. Экскурсоводлар сыйфатында өлкән яшьтәге гражданнар чыгыш ясаячак. Өлкән буын кешеләренә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, Татарстаннан өлкән яшьтәге гражданнар өчен төрле мастер-класслар тәкъдим ителәчәк. Минзәлә, Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре сувенирлар, лазер белән кисү ярдәмендә тартмалар һәм салфетка савытлары ясау, кул астындагы материаллардан экопанно ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Алабуганың «Астра» тернәкләндерү үзәге волонтерлар белән бергә яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк. Бу әйберләр илнең яңа төбәкләренә җибәреләчәк һәм анда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендәге Яңа ел чыршыларын бизәячәк.

Министрлык һәркемне дә Татарстан Республикасы мәйданчыгын күрергә һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү тәҗрибәсен бәяләргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International