ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 1–10 декабрендә ел саен үткәрелә торган «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тест акциясе узачак. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, уңайлы мохит һәм инвалидлар хокукларын үтәү темасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

24 ноябрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының зур залында «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасының уңайлы мохит буенча проектында катнашкан активистларны бүләкләү булды. 

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе чакыруы буенча «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары «КАМАЗ» Мәдәният сараенда күңелгә үтеп керерлек концерт программасында булдылар.


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Чарада күңелгә ятышлы һәм һәркемгә таныш җырлар башкардылар, әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.

Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Илсөяр Нәҗмиева балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Гюнтер Хорнның «Эрида замогы» дигән стратегик психологик уенын үткәрде. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре булачак әниләр өчен котлаулар белән район үзәк хастаханәсенә чыктылар. Чараның максатлары йөкле хатыннарга карата сакчыл мөнәсәбәт культурасын булдыру һәм популярлаштыру, шулай ук йөкле хатыннарның гомуми эмоциональ халәтен яхшырту иде.

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган мастер-класс узды. Балалар төрле материаллардан төсле открыткалар ясадылар. Иҗади процесска шулай ук балаларның әти-әниләре һәм педагоглар да кушылды.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары һәм психологы социаль хезмәтләр алучы гаиләләр белән чара үткәрделәр.

24 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Әниләр көненә багышланган фотокүргәзмә үткәрелде. Чараның максаты иң якын кешегә – анага тирән мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү иде.

«Ышаныч» үзәгендә әниләр өчен Карау мәктәбендә укыту чарасы оештырдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International