Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган мастер-класс узды. Балалар төрле материаллардан төсле открыткалар ясадылар. Иҗади процесска шулай ук балаларның әти-әниләре һәм педагоглар да кушылды.
Мастер-класс кызыклы һәм файдалы дәрес булды, шулай ук балалар һәм аларның ата-аналары өчен бергә вакыт үткәрү, әниләренә булган мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерү өчен искиткеч мөмкинлек тә булып чыкты.