24 ноябрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының зур залында «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасының уңайлы мохит буенча проектында катнашкан активистларны бүләкләү булды. Проект шәһәр районнары хакимиятләрендә тренинг-семинарлар циклын үткәрүне күздә тоткан иде. Семинарларда катнашучылар төрле категориядәге инвалидлар белән аралашу һәм эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова Казанда инклюзив җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәне өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.