Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Илсөяр Нәҗмиева балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән Гюнтер Хорнның «Эрида замогы» дигән стратегик психологик уенын үткәрде. Чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.
Стратегик уен барышында балалар үзара эш итүнең күп төрле ысулларын сынап карадылар. Мәсәлән, тынычлык саклау стратегиясен кулландылар. Команданың бердәмлеге аркасында тәрбияләнүчеләр финалга исән-имин барып җитәләр. Уен ахырында үз, шулай ук кырда башкаларның үз-үзләрен тоту стратегияләрен анализладылар.