Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Автозавод районы администрациясе чакыруы буенча «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары «КАМАЗ» Мәдәният сараенда күңелгә үтеп керерлек концерт программасында булдылар.
Иҗат коллективлары әниләренең йөрәкләрендә якты хисләр калдырган иң яхшы номерлар белән сөендерде. Бәйрәм кунаклары өчен мәхәббәт, игелек һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.