ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр 2025 елда төзекләндерү планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү уза.

Татарстан Республикасы студентларын һәм яшь белгечләрен инвалидлар тормышын яхшырту, физкультура һәм спорт өлкәсендә технологик инновацияләр, цифрлы социаль киңлекләрне формалаштыру өлкәсендә Россиянең социаль өлкәсен цифрлы трансформацияләүгә юнәлдерелгән ярышларда катнашырга чакыралар.

25 мартта Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Иске Матвеевка авылының ашлык эшкәртү урынында булдылар.

Инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория балалар белән эшләүче педагоглар өчен «Мин булдырам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы ел саен үткәрелә.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

12 апрельдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Татарстанда региональ этап чаралары берьюлы 45 мәйданчыкта узачак.

Бүген Кайбыч районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылдылар.

25 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече педагогика көллияте укучылары белән «Кеше тормышында гаилә» дәресен үткәрде. Чараның максаты гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту иде.

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

25 мартта Россиядә почта открыткасының туган көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Туганнарыңа открытка юлла» акциясе уздырылды.

«Мензелинская промнефтесервисная корпорация» ҖЧҖ 257 хезмәткәргә 36 721,2 мең сум түләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International