Бүген Кайбыч районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылдылар.
Районның социаль участокларында белгечләр яшүсмерләрнең әти-әниләре белән очраштылар. Гаиләнең шәхес формалашудагы роленә, яшүсмерне урамның тискәре йогынтысыннан саклауга, аның эчке дөньясын һәм кыйммәт ориентирларын булдыруга аерым игътибар бирелде. Үзәк хезмәткәрләре балаларга тәртип нормаларын аңлату – ата-аналарның төп бурычы, яшүсмерләрнең иминлеге һәм законга буйсынучанлыгы өчен ачкыч булуын искәрттеләр.