«Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр үз гаиләләренә открыткалар ясадылар

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

25 мартта Россиядә почта открыткасының туган көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Туганнарыңа открытка юлла» акциясе уздырылды.

Дәрес үткәнгә мавыктыргыч сәяхәт белән башланды: приютта тәрбияләнүчеләр беренче открыткаларның барлыкка килү тарихы, бәйрәмнең мәгънәсе турында белделәр. Балалар открыткаларда илебезнең һәр үсеш чоры гына түгел, ә гаилә традицияләре, төрле халыкларның кыйммәтләре дә чагылдырылганын күрделәр.

Шатлыклы кәеф булдыру һәм балалар коллективын берләштерү өчен, тәрбиячеләр Венера Халикова һәм Виктор Лифанов балаларга Гаилә елына багышланган открыткалар ясарга тәкъдим иттеләр. Бу эшне яшьләр дә, мәктәп укучылары да башкарып чыкты. Һәр бала төсле открытка аша үз гаиләсенә, туганнарына һәм якыннарына мәхәббәтен белдерде.

Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында да «Туганыңа Гаилә елы логотибы белән открытка җибәр» акциясе оештырдылар. Тәрбияләнүчеләр төрле форматтагы открыткалар, аларның нинди булулары һәм ни өчен хезмәт итүләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International