Россиядә социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү буенча ярышлар узачак

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы студентларын һәм яшь белгечләрен инвалидлар тормышын яхшырту, физкультура һәм спорт өлкәсендә технологик инновацияләр, цифрлы социаль киңлекләрне формалаштыру өлкәсендә Россиянең социаль өлкәсен цифрлы трансформацияләүгә юнәлдерелгән ярышларда катнашырга чакыралар.

Ярышларны оештыручы – «ИТ-Планета» Инновацион технологияләрне үстерү үзәге» АКБО.

Кубок фиджитал спорттех инноваций 2024 – физик культура һәм спорт өлкәсендә технологик инновацияләр булдыру буенча ачык яшьләр конкурсы: https://sporttechcup.braim.org/.

«Терра-Политех 2024» олимпиадасы: https://terrapolitech.braim.org/.

«Чикләнмәгән мөмкинлекләр» – инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшыртучы инновацион проектларны команда белән эшләү программасы: https://upcontest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International