25 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече педагогика көллияте укучылары белән «Кеше тормышында гаилә» дәресен үткәрде. Чараның максаты гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту иде.
Катнашучылар «Эмоцияне сурәтлә», «Төзүчеләр» уеннарын уйнадылар, аларга күнегү, гыйбрәтле хикәя карау тәкъдим иттеләр.
Колледж укучылары белән очрашуга шулай ук Никольский кафедраль соборы настоятеле Роман Храмутичев һәм мәчет хәзрәте Рамзил Садыйков чакырылган иде. Алар яшьләргә гаиләнең чын кануннары турында сөйләделәр.
Чарада барлыгы 45 кеше катнашты.