Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.
Кунак балаларга хезмәттәшләренең батырлыгы, грамоталы һәм кыю командирлары, көн саен кичерергә туры килгән кыенлыклар турында сөйләде.
Сугышчы билгеләп үткәнчә, барлык солдатлар да өйдән хәбәр, бөтенләй таныш булмаган балалардан хатлар һәм открыткаларны түземсезлек белән көтәләр. Һәр яхшы сүз солдатларның сугышчан рухын күтәрә һәм бөек эшләргә этәрә ала.
Балалар күп сораулар бирделәр. Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, патриотик рухны күтәрүгә һәм чын геройларның янәшәдә яшәвен аңлауга ярдәм итә.