Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росмолодежь гранты ярдәмендә оештырылган чара узды. Әлеге вакыйганың максаты балаларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында хәбәрдар булуларын арттыру һәм аларда куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк психологы Надежда Горячева «Эмоциональ януны профилактикалау» темасына төркемле психологик дәрес үткәрде.
Кәгазьдән аппликация ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында оештырылды. «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар эшкә керештеләр.
Бөгелмәдә Бөгелмә һәм Азнакай командалары арасында футбол матчы узды. Тамашачылар булып чарага «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр килде. Балалар спорт мәктәбе спортчылары өчен җан аттылар, трибуналарда дустанә атмосфера тудырдылар.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр үткәрелде.
Суицидаль тотышны кисәтү кысаларында 25 сентябрьдә Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Татьяна Палачева көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Безнең абруйлар» дигән тренинг дәресе үткәрде. Чарада биш кеше катнашты.
Өлкән яшьтәге гражданнарны ел саен карап чыгу профилактик эш алып баруга һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклауга юнәлдерелгән мөһим социаль ярдәм чарасы булып тора. Бу эш «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшереп торуны дәвам итәләр.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Росгвардия вәкилләре катнашында укыту-күнекмә эвакуациясе узды.