«Исток-Башлангыч» үзәгендә тарихи викторина узды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен тарихи викторина үткәрделәр. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Балалар сугышның төп вакыйгалары һәм геройлары турында белделәр, шулай ук патриотлык хисләрен һәм Совет халкының батырлыгына хөрмәт хисләрен ныгыттылар. Үзәк белгечләре төрле фактларны һәм тарихи мәгълүматларны үз эченә алган сораулар әзерләгәннәр иде. Викторина балигъ булмаганнарны илнең тарихи үткәнен өйрәнүгә җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулын күрсәтте. Катнашучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, зирәклек һәм тарихны белүләрен күрсәттеләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында яңа фактлар белделәр.

Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International