Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге «Балалар һөнәри инклюзив лабораторияләре: уңыш тарихы» видеороликлар конкурсында призер булды.
Конкурс «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелде.
16 декабрьдә чарада катнашучылар өчен ICL Техно заводына танып-белү экскурсиясе оештырылды, ә ICL технопаркында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Көндезге тору бүлеге тарафыннан «Менталь һәм психик тайпылышлары булган кешеләр өчен кәгазь савытлар әзерләү буенча хезмәт остаханәсе» проекты тәкъдим ителде, ул тамашачылар симпатиясе призына ия булды.