Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы көндезге тору төркемендә «Конфликт психологиясе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә сигез кеше катнашты.
Дәрес башында көндезге тору төркемендә катнашучылар алдагы көнгә уңай кәеф формалаштырдылар, атна эчендә алган күңелле тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәгълүмати-дидактик өлештә конфликт психологиясе белән таныштылар. Яшьләр бу хәлләрдән чыгу турында киңәшләр алдылар.
Дәреснең практик өлешендә катнашучыларның үз тормышларыннан фрустрацияләүче хәлләр турында фикер алыштылар, аларны хәл итү буенча алымнар эшләделәр. Шул рәвешле уңай аралашу күнекмәләре формалашты.