Биектау районында балалар өчен бәйрәм оештырылды

2025 елның 19 декабре, җомга

18 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар. Чара «Импульс» яшьләр үзәге базасында, «ПФ Полимер Фитинг» ҖЧҖ коллективы һәм «Әкият» курчак театры артистлары ярдәмендә үткәрелде.

Артистларның матур чыгышы нәтиҗәсендә ата-аналар һәм балалар кышкы әкият һәм могҗизалар рухына чумдылар: мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, күңелле әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар. Һәр бала үзен зур Яңа ел тылсымының бер өлеше итеп тойды.

Соңыннан барлык катнашучылар да Яңа ел шигырьләрен сөйләделәр, татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International