ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 564-11-11. Шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә.

«Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлеше – өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру. Әлеге программа кысаларында 480 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы спорт һәм ял итү чараларына җәлеп ителгән.

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 121 статьясындагы 3 өлешенең 7 пункты нигезендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны биләүче һәм үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы затларга хезмәт бурычларын үтәүгә (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) бәйле рәвештә бүләкләр алу, шул исәптән түләүсез рәвештә хезмәтләр алу, башкарылган эшләр нәтиҗәләре алу, шулай ук мөлкәтне вакытлыча файдалануга алу тыела. Шундый ук тыю дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмаларның хезмәткәрләренә карата да билгеләнгән.

2025 елның декабрендә эш атнасы 29–30 декабрьдә ике көнгә кадәр кыскара. 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 гыйнварына кадәр ял көннәре булып санала.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында балалар өчен куркынычсыз мохитне тәэмин итү программасының мөһим өлеше булган Балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Агымдагы елның апрелендә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Өй консультанты» балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәт булдыру» проекты старт алды.

Зәй политехника көллияте базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның ике төркемен берләштергән махсус мастер-класс узды. Чара «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» социаль проекты кысаларында узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Скандинавия гномы ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Чара үз кулларың белән Яңа ел уенчыкларын ясауга юнәлдерелгән иде.

Яңа ел алдыннан, күпчелек балалар каникуллар һәм бүләкләр турында уйлаганда, Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары бәйрәм көннәрендә алгы сызыкта тынычлык саклаучыларга өй җылысын бүләк итәргә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International