«Гаилә» илкүләм проектының бер юнәлеше – өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру. Әлеге программа кысаларында 480 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы спорт һәм ял итү чараларына җәлеп ителгән.
Өлкән буын вәкилләренә активлыклар, ярдәм чаралары һәм ташламалы шартлар буенча экскурсияләр турында мәгълүмат бирү өчен, zabota-tatar.ru сайтында «Алтын еллар – Золотые годы» дигән махсус бүлек булдырылган. Анда пенсионерлар өчен төрле чаралар, шул исәптән спорт, бию һәм вокал дәресләре, иҗади мастер-класслар, белем бирү дәресләре һ. б. уздыра торган оешмалар турында мәгълүмат белән интерактив карта урнаштырылган. Аларның күбесенә онлайн язылырга мөмкин.
2025 елда 45 муниципалитетта һәм шәһәр округында өлкән яшьтәге гражданнар өчен 1,8 меңнән артык төрле чаралар бар. Ә 26 ярдәм чарасын керткән социаль ярдәм чаралары каталогы өлкәннәргә шунда ук гариза бирергә мөмкинлек бирә.