Зәй политехника көллияте базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның ике төркемен берләштергән махсус мастер-класс узды. Чара «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» социаль проекты кысаларында узды.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укучылар гипс коюның технологик һәм иҗади процессларына чумдылар. Күпләр өчен бу материал белән беренче танышу булды. Мастер-классның үзенчәлеге процессны һәр катнашучы ихтыяҗына яраклаштыру булды.
«Көллият укучылары өчен мондый тәҗрибә бәяләп бетергесез. Бу иҗади шөгыль генә түгел, ә һөнәри проба, вак моториканы үстерү һәм уртак эшчәнлек аша социальләшү», – дип билгеләп үтте оештыручылар.