Яңа ел каникуллары 31 декабрьдә башлана

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 2024 елның 4 октябрендәге 1335 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2025 елда 5 гыйнвар якшәмбедән ял көне 31 декабрьгә күчерелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2026 елда ял көннәрен күчерү турында» 2025 елның 24 сентябрендәге 1466 номерлы карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәреннән һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәреннән нәтиҗәле файдалану максатларында 2026 елда 3 гыйнвар шимбәдән ял көне 9 гыйнвар җомгага күчерелде.

Шулай итеп, 2025 елның декабрендә эш атнасы 29–30 декабрьдә ике көнгә кадәр кыскара. 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 гыйнварына кадәр ял көннәре булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International