Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Скандинавия гномы ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Чара үз кулларың белән Яңа ел уенчыкларын ясауга юнәлдерелгән иде.
Мастер-класста катнашучылар эш өчен кирәкле материаллар һәм кораллар турында белделәр, эш эзлеклелеге белән таныштылар. Моннан тыш, бу мифик затның барлыкка килү тарихын да белделәр. Социаль хезмәтләр алучылар билгеләп үткәнчә, бу уенчык өйдә матур бизәк булачак һәм бәйрәм атмосферасы тудырачак.
Чарада биш кеше катнашты.