Буа интернат-йорты карамагындагылар телерадиокомпаниядә булдылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Россиядә 7 майда Радио көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 129 ел элек, Россия физигы Александр Попов хезмәттәшләренә заманча радиоалгычларга нигез салучы аппаратны тәкъдим итә.

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары учреждение белгечләре белән бергә «Буа дулкыннары» телерадиокомпаниясендә булдылар. Радио һәм телевидение алып баручысы Рөстәм Әхмәдуллин экскурсия үткәрде һәм телерадиокомпания эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде. Интернат-йорттан кунаклар алып баручылар ролендә булды һәм бу атмосфераны тоя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International