ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар диатоник кыңгырауларда уйнарга өйрәнәләр. Бу музыка коралы аларның иҗади күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә тернәкләндерү процессының мөһим элементы булып тора.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм МХО катнашучылары белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Outline» граффити һәм заманча сәнгать үзәгендә укучылар мастер-класс үткәрделәр.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Россиядә Гаилә елы кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мөһим көн – Уллар көне» дигән чара уздырылды.

20 ноябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучыларның социаль өлкә оешмалары вәкилләре белән очрашуы булды.

Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика төбәк бүлеге белгечләре Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның темасы – «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак җәрәхәтләрдән һәм авырулардан соң өлкән яшьтәге кешеләрне комплекслы тернәкләндерүне оештыру».

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәттеләр.

максатында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова «Эмоциональ яну» тренингы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International