Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казан милли тикшеренү технология университетында һөнәри юнәлеш экскурсиясендә булдылар. Чара «Һөнәр сайлауга юл» һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Аструм (Йолдызлык)» халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү үзәге җитәкчесе Ләйсән Миназова ярдәмендә оештырылды.
Һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә җиңел сәнәгать материаллары һәм технологияләре кафедрасы мөдире Альбина Азанова сумкалар бизәү буенча мастер-класс оештырды, җиһазларны күрсәтте, яңа технологияләр турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп мастер-класста катнаштылар, тегү машиналарында тектеләр һәм уку йортына керү буенча үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.