18 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева «Теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Очрашуның максаты балаларны террорчылык акты куркынычы булганда дөрес эш итәргә өйрәтү иде.
Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Аларга видеоролик күрсәтелде, анда куркыныч янаганда нәрсә эшләргә ярамый һәм үзеңне ничек тотарга кирәклеге ачык күренә. Әңгәмә ахырында белгеч буклетлар өләште.