Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына үзәктә метафорик карталар, шулай ук эмоциональ арт-конструктор сатып алганнар.
17 мартта «Гаиләгә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм күрсәткәндә торгызу технологияләре» социаль технология кысаларында максатчан төркемнең ата-аналары белән планлы дәрес узды. Технология социаль хезмәтләр алучыларның гаиләләрендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне торгызуга юнәлдерелгән.
Грант ярдәмендә «Шатлык» үзәге үз эшендә заманча методларны куллану мөмкинлеген алды, бу гаиләләргә психологик ярдәм сыйфатын шактый яхшыртты.