Коррупциягә каршы көрәш кысаларында дәүләт хезмәткәрләре үз керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте турында мәгълүмат бирергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2025 елда әлеге мәгълүматларны бирүгә әзерләнүгә багышланган семинар узды.
Дәүләт хезмәтендә торучы затлар шулай ук үз гаиләләренең әгъзаларының финанс операцияләре турында хисап тотарга тиеш. Бу мәгълүматлар ел саен, 30 апрельдән дә соңга калмыйча, алдагы хисап чорына тапшырылырга тиеш.