ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре Мамадыш муниципаль районында "Өмет" приюты базасында оештырылган социаль консилиум эшендә катнашты.

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

28 нче майда Әлмәт мәшгульлек үзәгендә иректән мәхрүм итү учреждениеләреннән азат ителүчеләрне эш белән тәэмин итү (шул исәптән резервлана торган эш урыннарына) хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзү турындагы гаризаларны карау комиссиясе утырышы узды.

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан мәгълүмати эш алып бару нәтиҗәсендә пенсия алды яшендәге егерме кеше "Өлкән буын" федераль проектының Татарстан Республикасындагы "Демография" милли проекты уңаеннан һөнәри белем алуны (өстәмә һөнәри белем) оештыруга гариза белән мөрәҗәгать итте.

31 майда Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уңаеннан халык арасында "Наркотикларга юк" дигән белешмәлекләр тараттылар.

Бөтендөнья Балалар яклау көненә багышлап "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалар өчен онытылмаслык чара оештырды.

Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Балачак салават күпере" дигән матур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада 35 бала катнашты.

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чарасы оештырылды.

 

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар шәһәрчеге территориясендә социаль педагоглар, шулай ук Питрәч  "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы "Балачак бәйрәме"дигән чара үткәрде.            

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен "Балачак салават күпере" дигән бәйрәм оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International