Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чарасы оештырылды.
Балаларга кунакка "Галактика"иҗат йортыннан укытучылар килде. Әкият персонажлары белән бергә балалар матур буяулар дөньясына чумды, салкын һәм җылы тонлар белән таныштылар, Бяка-Закаляка белән дуслаштылар һәм төрле әсәрләр җырладылар.
Чара ахырында балалар һәм өлкәннәр җәй рәсем ясады. Балаларга бүләк итеп карандашлар өләштеләр.