31 майда Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уңаеннан халык арасында "Наркотикларга юк" дигән белешмәлекләр тараттылар.
Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган әлеге акция 2019 елның 26 маеннан 27 июненә кадәр уза.
Акциянең максаты - наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында халык арасында аңлату эшләре алып бару.
Наркомания профилактикасы бик мөһим, чөнки бу кеше өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә куркыныч авыру. Ул шәхескә зыян китерә. Наркоманиядән дәвалануга караганда кисәтү җиңелрәк. Чөнки наркоманияне дәвалау еш кына нәтиҗәсез.
Теләсә кайсы реабилитация үзәге яки наркология клиникасы үз алдына наркоманиягә каршы көрәшнең максатын куя, әмма бу максатка бөтен кеше дә ирешә алмый. Шуңа күрә наркоманиягә каршы профилактика наркоманияне кисәтүдә мөһим инструмент булырга тиеш.